Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү беренчел булырга тиеш. Казанда 2015-2030 елларга бәла-казалар куркынычын киметү буенча Сендай рамкалы программасының "Проблемаларны чишүгә инновацион алымнар" халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза

2018 елның 19 октябре, җомга

Конференция кысаларында глобаль һәм милли технологик хәвеф-хәтәрләр, халыкны бәла-казаларга әзерләү, шулай ук белем бирү йортлар иминлеге мәсьәләләре карала. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе исеменнән Халыкара форумда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы ГТХМ министры вазыйфаларын башкаручы Николай Суржко сәламләде. Конференциядә Русия һәм Әрмәнстан югары уку йортларының, фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм институтларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре, докладлары белән чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International