Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 82 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 34, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14, башкалар – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1, башкалар – 1, транспорт чаралары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 5, ут белән саксыз эшләү – 1, ут төртү – 1, башка сәбәпләр – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, юл һәлакәтенә – 1, эзләүгә – 1, иелгән агачны кисүгә – 1, урындык артында баланың кысылган башын чыгаруга – 1, башкалар – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96