40 ка якын шәһәр төркеме һәм 600 гә якын яшь спортчы 2005-06 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында гамәли янгын спорт буенча Казан беренчелегендә катнаша. Бүген өч көн дәвам итәчәк беренчел узышлар башланды. Финал этабы 23 октябрьдә узачак. Укучылар программаның ике төрендә ярыша: 100 метрлык киртәле полосаны җиңү һәм штурм баскычыннан уку манарасының икенче кат тәрәзәсенә менү.