Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13, башкалар – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1, мунчалар – 1, транспорт чаралары – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут төртү – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән эзләүгә – 1, тере көмешне чистартырга – 1, юл һәлакәтенә – 2, башкалар – 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 12 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International