Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 9, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 2, кулланылмый торган биналар – 1, каралтылар – 1, мунчалар – 2. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут белән саксыз эшләү – 3, ут төртү – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, юл һәлакәтенә – 3, баланың кысылган кулын чыгаруга – 1, башкалар – 6 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International