Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, күпфатирлы йортларда– 1 янгын, мунчада – 3 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән– 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 7 тапкыр.
01.10.2018 ел 09.30 Бөгелмә МР, Кече Бөгелмә авылы тирәсендәге урман массивы.
МЧС коткаручылары урманда адашкан ике ир-атны таптылар, 1999 һәм 1996 елгылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96