1-3 октябрьдә Русия Федерациясендә гражданнар оборонасы буенча еллык Бөтенрусия күнегүсе узачак. Аның төп максаты – гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча чараларны башкарганда идарә итүне оештыру булып тора. Барлык теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәге шулай ук Татарстан шәһәрләрендә аның филиаллары ишекләрен ачты.