Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр.
Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактик эшләренә – 6 тапкыр.
30.09.2018 ел 21.14 Югары Ослан районы, Печищи авылы, Кирова урамы, йорт.
Ике бер катлы торак йортларда ут чыкты. Мәйданы 81 кв.м Янгын сүндерүчеләр, 1977 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
30.09.2018 ел 21.45 Биектау МР, «Чулпан» СНТ, 2 нче аллея, участок
Бер катлы сарайда ут чыкты. Мәйданы 25 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1937 елгы ир-ат зыян күрде. Фаҗиганең сәбәбе – мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
30.09.2018 ел 16.30 Түбән Кама МР, Оша авылындагы урман массивы.
МЧС коткаручылары гөмбә җыйган вакытта урманда адашкан, 1987 елгы ир-атны һәм 1979 едгы хатын – кызны таптылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96