Татарстанда Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча күнегүләр кысаларында чаралар узачак

2018 елның 28 сентябре, җомга

1-3 октябрьдә Русия Федерациясендә ел саен уза торган Бөтенрусия гражданнар оборонасы буенча күнегү үтәчәк. Күнегүнең төп максаты — гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм бетерүне башкарганда идарә итүне оештыру сорауларын эшкәртү. Күнегү барышында барлык дәрәҗәдәге идарә итү органнары һәм ГО көчләренең белемнәрен тикшерү үтәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль яктан әһәмиятле объектларда һәм күп кеше була торган объектларда халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чараларны үткәрү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International