Татарстан Республикасында белдерү системасын тикшерү үткәреләчәк

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елда 1 һәм 2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия штаб күнегүләрен үткәрү кысаларында региональ, җирле һәм локаль сөйләм белдерү системалары, шул исәптән ГТХ килеп чыгу куркынычлыгы яисә килеп чыгу турында халыкны ашыгыч рәвештә комплекслы белдерү системасы тикшереләчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Татарстан Республикасының халкын һәм кунакларын тыныч калырга һәм сөйләм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга сорый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International