Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.
Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка биналарда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 6 тапкыр. Профилактик эшләренә – 10 тапкыр.
26.09.2018 ел 13.29 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Химик урамы, 59 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта өченче каттагы фатирда җиһаз һәм суыткыч янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1948 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96