Татарстан коткаручылары балалар белән профилактика эшенә аерым игътибар бирәләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

ГТХМ хезмәткәрләре кизү вакытында һәлакәтләргә бару арасында килеп чыга торган һәр буш вакытны яшь буынга тапшырырга тырыша. Коткаручылар укучыларга өйдә, урамда һәм мәктәптә үзләрен куркынычсыз тоту турында хәтерләтә. ГТХМ хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына тематик видеофильмнар күрсәтә, викториналар һәм хәрәкәтчән ярыш уеннар үткәрә. Өлкән сыйныф укучыларын беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтәләр һәм гидравлик корал белән эшләүне күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International