Сентябрь ахырында яшүсмерләр өчен "Өмет" тернәкләндерү үзәгенең 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 20 дән артык укучысы "ТАИФ-НК" ААҖ янгыннардан һәм аварияләрдән саклый торган һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең бүлекләренең иң заманчыларыннан берсе булган 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә педагоглар белән бергә экскурсия белән бардылар. Янгын сүндерүчеләр янгын вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга икәнне аңлаттылар, балалар хәрби машинаның руле алдында утырдылар, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен рәхәтләнеп киеп карадылар, фотога төштеләр.