21 сентябрьдә Биектау районында масштаблы өйрәнүләр үтте. Легенда буенча "Биектау" боз сараеның бинасында кафе бүлмәсендә янгын булды. Шулай ук тагын бер бирем булган: М7 трассасының 820 нче км пассажир автобусы һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Биектау янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре кеше потенциалының һәм матди кыйммәтләрнең сакланышын тәэмин итәргә әзер. Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең вәкил итү комиссиясе янгын сүндерүчеләргә уңай бәя бирде.