Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2018 елның 14 сентябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.

Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын,  шәхси йортта – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын,  мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын,  башка объектларда – 3 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9  тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактик эшләренә – 6 тапкыр.

13.09.2018 ел 19.15 Апас МР,  Чури-Бураш авылы, Совет урамы, 27 нче йорт.

Агачтан ясалган верандыда һәм өлешчә бер катлы кирпеч йортта ут чыкты. Мәйданы 33 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, узып баручылар 1999 һәм 1982 елгы ике ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

13.09.2018 ел 19.15 Түбән Кама шәһәре, Корабельный урамы, 28 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы фатирда ут чыкты. 4 кв. м мәйданында җитһаз янды. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән 2002 елгы яшүсмерне коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International