12 сентябрьдә сәгать 12.20 Аграр – Җиһанов урамнары киселешендә кабель ерылды. Авария нәтиҗәсендә Казан шәһәре Көнчыгыш су үткәрү юлы өзелде. Хәзерге вакытта халык өчен техника белән су ташу оештырылган. Һәлакәт урынына 25 кеше һәм 6 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 5 кеше һәм 1 берәмлек техника составында көчләр һәм чаралар җибәрелгән.