Яшел Үзән янгын сүндерү музее ГТХМ кадетларын кабул итте

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү кысаларында Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәте музее ГТХМ кадетларын кабул итте. Васильево кадетлар  мәктәп-интернатының укучылары – Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының даими кунаклары. Экспозиция белән танышу бүлекнең фасадыннан янгын сүндерү техникасы күргәзмәсеннән башланып китте. Алга таба – турыдан-туры музейның экспозиция заллары буенча экскурсия. Экскурсия ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International