Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, машинада – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Профилактик эшләренә – 7 тапкыр.
11.09.2018 ел 06.14 Казан шәһәре, Совет районы, Парковая урамы, 17 нче йорт тирәсендә, төзелеш вагоны.
Төзелеш вагоны янды. Мәйданы 6 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96