30 августта ТР Югары Ослан районы Патрикеево торак пункты янында коры үлән янган. Янгын мәйданы 3 га тәшкил итте. Ут торак пунктка күчү куркынычлыгы килеп чыккан. Бәхеткә каршы, Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының янгын сүндерүчеләре куркыныч коры үлән януын вакытында җиңделәр һәм табигый янгынны сүндерделәр. Башка Идел буе төбәкләрендә дә бу вакытта олы табигый янгыннар теркәлгән иде.