Республикада Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында төрле чаралар дәвам итә. Бүген Минзәлә ш. 1 нче Нефтяник мәктәпкәчә йортның балалары Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең башлыгы Альберт Тимерхановтан куркынычсызлык кагыйдәләре культурасы турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Ул сабыйларга бик файдалы һәм белем арттургыч дәрес үткәрде.