Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  123 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  67 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр.

Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 7 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9  тапкыр чыктылар. Шул исәптән югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 8 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.

08.09.2018 ел 18.21 Казан шәһәре, Яшьләр урамы, 10 йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1960 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International