Гадәттәгечә сентябрь аенда янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре уку йортларында берничә профилактик чаралар үткәрәләр – Куркынычсызлык дәресләре, Ачык ишекләр көне, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары күргәзмәләре, шулай ук мәктәп биналарында янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр. Мондый өйрәнүләрнең максаты – янгын чыккан очракта шартлы янгынны сүндерү буенча янгын сүндерү бүлекчәләре шәхси составының һәм белем бирү йорты персоналының уртак гамәлләрен шомартырга.