Азнакай мәктәпләрендә куркынычсызлык көне

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген Азнакай муниципаль районы буенча кәзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов Азнакай шәһәренең 6 нчы урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына критик хәл килеп чыгу очрагында үз-үзеңне  тоту, мәктәптә, урамда, өйдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шул ук көнне Азнакай шәһәренең 5 нчы урта гомумбелем мәктәбендә Азнакай муниципаль районы буенча кәзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең башлыгы Булат Шәйхетдинов янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының техникасын эшләтеп, янгын килеп чыгу очрагында тиз һәм куркынычсыз эвакуация буенча уку күнегүдән башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International