Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 25 августы, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.

Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, гаражда– 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, машинада – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр. 

24.08.2018 ел 13.1 Мөслим, Ык елгасы.

МЧС коткаручылары судан 1999 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

24.08.2018 ел 12.10 Тукай МР, СНТ «Дизелист» янында.

МЧС коткаручылары һәм МВД хезмәткәрләре урманда адашкан, 1959 елгы ир-атны һәм 1957 елгы хатын – кызны таптылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International