Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр.

Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.    

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 14 тапкыр.

22.08.2018 ел 00.02 Биектау МР, СНТ «Бакча №2 ПО КОМЗ», 8 нче аллея, участок.

Бер катлы бакча йорты, мунча һәм “ВАЗ” машинасы янды.  Мәйданы 64 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International