2018 елда 25 һәм 26 нчы августта Казансу елгасында Кирмән янында Red Bull Air Race World Series һава узышу дөнья чемпионаты этапларының берсе узачак. Халыкара ярышның иминлеген тәэмин итүгә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары, Казан башкарма комитетының Гражданлык саклау идарәсенең коткаручылары һәм ОСВОД иреклеләре тартылган.