Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 9 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, мунчада – 3 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.
21.08.2018 ел 21.18 Яр Чаллы шәһәре, ЗӘБ поселыгы, Һади Такташ урамы, 41/9 йорты, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр янган фатирда ир-атны коткардылар, шәхесе ачыклана. Югары каттан баскыч буенча махсус коткару маска белән ике кешене коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
21.08.2018 ел 15.35 Мамадыш МР, Кама елгасы, Вандовка авылы тирәсендә.
Шаһитлар судан, 1959 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96