Су коену сезонының иминлеген тәэмин итәргә

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

18 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР ГО һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин суда иминлек тәэмин итү турында чыгыш ясады. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ел башыннан республиканың су объектларында 68 кеше һәлак булган, узган елда 64 кеше һәлак булган. Һәлак булуның төп сәбәпләре җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек килеш коену. Өстәмә рәвештә 48 пляж корырга планлаштырыла, бүгенгә 33 эшли торган пляж бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International