Ярышлар янгын сүндерү хезмәте эшчеләренең оператив-тактик һәм физик әзерлек дәрәҗәсен, аларның осталыгын күтәрү, янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу, кешеләрне коткару алымнарын һәм ысулларын өйрәнү максатыннан үткәрелделәр. Аларда 13 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре катнашты. Төркемнәр хәрби киемне тиз киюдә, уку манарасының 4 нче кат тәрәзәсендәге мишеньгә атуда, зыян күрүчене коткаруда һәм төшерелә торган мишеннәргә атуда ярыштылар.