Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.

Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 4 янгын,  каралтыда – 2 янгын, мунчада – 2 янгын, мунчада – 2 янгын.   

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү – 3 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.

22.07.2018 ел 12.33 Буа МР, Боерган авылы, Кызыл Октябрь урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1964 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе ачыклана.

22.07.2018 ел 12.20 Казан шәһәре, Киров районы, Зәңгәр күл.

ОСВОД коткаручылары коткару бөяте белән, 1968 елгы ир-атны коткардылар. Медицина ярдәменнән баш тартты. Вакыйганың сәбәбе – ир-атның  сәламәтлеге  начарлануы.  

22.07.2018 ел 14.50 Алексеевск МР, Сухие Курнали авылы тирәсендә, Каратон елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1975 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнрына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

22.07.2018 ел 15.30 Баулы МР, Уба авылы тирәсендә, Ык елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 2001 елгы егет мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнрына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.       

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International