Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.

Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән мунчада – 1 янгын,  гаражда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын..

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  12  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 14 тапкыр.      

17.07.2018 ел 00.52  Казан шәһәре, Идел буе районы, Кооперативная урамы, 5, 5а, 5/1 йортлары.

Өч бер катлы бүрәнәле торак йортларда ут  чыкты. Мәйданы 137 кв.м. Янган хәрабәләр арасында, янгын сүндерүчеләр, 1989 елгы ир-ат мәетен тапты. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

16.07.2018 ел 14.50 Яр Чаллы шәһәре, Кама елгасы.

ОСВОД коткаручылары судан, 1997 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнрына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

16.07.2018 ел 16.45 Буа МР, Степные Енали авылы, җирле буа.

МЧС коткаручылары судан 1997 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

16.07.2018 ел 17.30 Кайбыч МР, Надеждино авылы, Кубня елгасы.

МЧС коткаручылары судан 1966 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International