Бу юлы "Растим патриотов" хәрби-патриотик лагерының яшь гаскәрләре Минзәлә шәһәренең 122 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә кунакка килделәр. Балалар янгын сүндерү автомобиленең техник җиһазлануын күрделәр, хәрби киемне киеп карадылар, янгын сүндерү бүлеге барлыкка килү тарихы, бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенең эше белән таныштылар һәм, әлбәттә, аларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында сөйләделәр.