Идел елгасында тишелгән спорт катерыннан ике ир-ат коткарылган

2018 елның 13 июле, җомга

12 июльдә кич белән Югары Ослан т. п. һәм Казан шәһәре арасында көймә бата иде. Дүрт урынлы Speedster спорт катерында 1987 һәм 1968 елгы ир-атлар булган. Катер тишелгән иде. Коткаручылар килеп җиткәнче, балыкчылар, катерны үз көймәләренә эләктереп, якындагы Коровий утравына тарттырдылар. Ә утраудан ир-атларны катер белән бергә ЗПСО № 2 коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары Казан шәһәрендәге яр буена илттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International