Әти-әнинең гамьсезлеге бәләкәй кызның гомерен өзә язды, ОСВОД коткаручылары янәшә булган

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

10 июльдә ОСВОД коткаручылары Казанның Яңа Савин районы Җиңү паркының күлендә 12 яшьлек кызны коткардылар. Ул әти-әниләре белән бергә ялда булган, суга кереп, тирәнлектә ялгыш баскан һәм бата башлаган. Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары шунда ук баланы судан чыгардылар, кыз аңында булган, ярасыз һәм үпкәсенә су кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International