Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Сосенка" балалар җәйге сәламәтләндерү лагерында өйрәнүләр үтте. "Тревога" сигналы буенча балалар лагерь персоналы җитәкчелегендә корпуслардан чыгып куркынычсыз арага китеп тезелде. Җәйге лагерь корпусларының берсендә шартлы янгын турында хәбәр тиз әйтелде. Тәрбиячеләр барлык балаларны исемлекләре буенча санадылар. Персонал янгын чыккан очракта дөрес гамәлләрне күрсәтте.