Россия ГТХМ кинология хезмәтенә бүген 22 ел тула

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Бүген Россия ГТХМ кинология хезмәтенә 22 ел тула. 1996 елда «Центроспас» эзләү кинология хезмәтенең отряды оештыру турында боерык имзаланган.

         Кинолог һәм аның эте бер-берсен ярым сүздән аңлыйлар. Этләрнең бурычы - гомерләрне коткару, ә кинологның бурычы – этләрне катлаулы, экстремаль шартларда эшләргә өйрәтү. Россия ГТХМ этләре тауларда хәрәкәт итәргә, вертолётларда очарга һәм зыян күрүчеләрне кеше керә алмаган җирләрдә эзләргә тиеш.

         Россия ГТХМ кинология хезмәте ТР һәм Идел Буе федераль округларда гына түгел, ә 14 субъектларында да кулланыла.

         «Хәзерге вакытта ТР кинология хезмәтенең берничә юнәлеше бар. Эзләү-коткару хезмәте, һәлак булган кешеләрне эзләү һәм безнең эштә бик кирәк булган эзләү этләрнең юнәлеше үсә башлады», - дип, Казан эзләү-коткару отрядының филиалы – ПРПСО Россия ГТХМ идарәсе Игорь Кацюруба әйтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International