Укучыларның көтеп алынган каникуллары башланды. 27 номерлы мәктәп лагерьнең балалары Түбән Кама шәһәрнең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә бардылар.
Балаларга янгын- техник вооружениясе күрсәттеләр, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киеме һәм автомобильләре турында сөйләделәр. Җәйге каникуллар вакытында урманда һәм шәһәрдә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне искәрттеләр.
Бик мөһим, балаларга бу кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга һәм искәрттергә:
- Шырпылар һәм зажигалкалар белән уйнамаска.
- Сарайларда, идән астыларда ут белән уен оештырмаска.
- Табигатьтә учаклар яндырмаска.
- Тополь мамыгын, коры яфракларны һәм чүп яндырмаска.
- Газ приборларын, мичләрне кабызган кие калдырмаска.
Бу гади кагыйдәләр сезгә уттан һәм төтеннән коткарылырга ярдәм итәчәкләр.