Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 7 кеше коткарылган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 8 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.
05.06.2018 ел 13.28 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Чәчәк бульвары, 11В йорт, фатир.
Тугыз катлы күпфатирлы торак йортта алтынчы каттагы фатирда ут чыкты. 18 кв. м мәйданында әйберләр һәм җиһаз янды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр махсус коткару маска белән алтынчы каттан җиде кешене һәм өч баланы коткардылар. 17 кеше коткаручылар килгәнче үзләре чыкты. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96