Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 3 янгын, башка объектларда – 2 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга   - 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  3  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, , эзләү эшләренә – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.

04.06.2018 ел 03.01  Казан шәһәреИдел буе районы, Дуслык бистәсе, «Резинщик» бакчачылар ширкәте,  участок.

Бер катлы бүрәнәле бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 42 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир-ат һәм 1964 елгы хатын-кыз  зыян күрделәр, төрле тән җәрәхәтләре белән аларны  Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International