Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси йортта – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.
03.06.2018 ел 02.22 Яр Чаллы шәһәре, «Гидростроитель-2» бакчачылар ширкәте, 548 нче участок.
Бер катлы бүрәнәле бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 28 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1946 елгы хатын-кыз мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
03.06.2018 ел 15.26 Минзәлә МР, Канонерка авылы, Минзәлә елгасы.
МЧС коткаручылары судан 5 яшьлек бала мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Ачыкланганча малай ике бала белән урамда йөргән. Олылар янында булмаган. Малай суга төшеп киткәч, дуслары ярдәм итәргә тырышканнар, булдыра алмагач олыларга әйткәннәр. Туганнар суга кереп баланы эзләп караганнар, ләкин таба алмаганнар. 18.59 сәг. ярдан 3 м ераклыктан, 3, 5 м тирәнлектән 6 нчы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары малайның үле гәүдәсен чыгардылар.
04.06.2018 ел 03.30 Яшел Үзән шәһәре, Космонавтов урамы, шәһәр күле.
МЧС коткаручылары судан, 1995 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир сәрхуш хәлдә су коенган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96