Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка биналарда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре чыкмадылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
02.06.2018 ел 03.25 Буа МР, Ямбулат авылы, Заводская урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 50 кв.м Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1964 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
02.06.2018 ел 10.10 Казан шәһәре , Мәскәү районы, Восстания урамы, 111 нче йорт, фатир.
Бишкатлы торак йортта бишенче каттагы фатирда җиһаз һәм әйберләр янды. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, ике хатын-кызны 1937 һәм 1966 елгы һәм 1960 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96