Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 1 июне, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 3 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре чыкмадылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, агачларны кисү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча - 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.

31.05.2018 ел 02.48 Чистай МР, Энгельс урамы, 12А йорты, фатир.

Бер катлы ике фатирлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 25 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

31.05.2018 ел 12.05  Аксубай МР, Шоссейная урамы, йорт.

Өч катлы кирпеч торак йортның подвалында электрощит янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар баскыч буенча икенче каттан, 1961 елгы хатын-кызны коткарды. Шулай ук ике малайны һәм бер  кызны ата – ана янгын сүндерүчеләр килгәнче чыгарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International