14 апрельдә Бола елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү нәтиҗәсе буларак, Апас районында Чирү авылына килү юллары өзелгән. Чирү авылында 51 кеше яши торган 21 өй (балалар юк). Социаль әһәмиятле объектлар юк. "Шерп" саз йөрү машинасында ПСЧ-106 башлыгы, Дәвеш авыл торагы башлыгы һәм Казан эзләү-коткару отрядының коткаручысы һәм табиб килде. Шулай ук бу машинада авылга ашамлыклар китерделәр.