Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, башка биналарда – 1 янгын. 1 кеше коткарылган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
08.01.2018 ел 02.19 Биектау МР, Коркачык ж/д станциясе, Яшьләр урамы, 21нче йорт, фатир.
Бер катлы йортта җиһаз янды. Мәйданы 3 кв.м. Узып баручылар, 1967 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
08.01.2018 ел Мамадыш МР, Отар авылы тирәсендәге кыр.
МЧС коткаручылары кырда адашкан, 1987 елгы ир-атны һәм 1997 елгы хатын – кызны таптылар. Алар снегоходта йөргән вакытта адаша. Медицина ярдәменнән баш тарттылар. 5 нче зональ коткару отрядының коткаручылары снегоходны чыгардылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96