Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2017 елның 29 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын. 

 Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  11 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 15 тапкыр. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International