Бүген 89 нчы Казан мәктәбенең актлар залында Русия Коткаручы көне һәм янгын сүндерүче һәм коткаручы профилләре буенча кадет сыйныфларын коруның 20 еллыгына багышланган тантаналар үтте. Яәь буынны әһәмиятле вакыйга белән тәбрикләргә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин, Казан шәһәренең төп янгын сүндерүчесе – ТР буенча ОФПС-7 башлыгы Олег Мамаков, аның урынбасары Ренат Сафин, баш идарәнең һәм ТР ГТХМ Ветераннар советының рәисе Петр Иванов һәм элек бу мәктәпне бетергән баш идарәнең һәм Казан отрядының хезмәткәрләре килде.