Республиканың Дәүләт янгын күзәтүе янгыннар һәм аларда кешеләр үлү хәле турында борчыла

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрьнең 14 нән 21 нә кадәр республикада 69 янгын булган, аларда 15 кеше һәлак булган, шул исәптән бер бала, һәм 10 кеше яраланган. Янгыннарның төп сәбәбе утны саксыз куллану һәм электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү. Шуңа күрә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе тагын бер тапкыр республика яшәүчеләренә өйдә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International