Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, гаражда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 18 тапкыр.
20.12.2017 ел 07.34 Казан шәһәре, Идел буе районы, Хөсәен Мәүлүтов урамы, 10 нчы йорт, фатир.
Биш катлы панель торак йортта икенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, 1954 елгы хатын – кыз һәм 1990 елгы малай. Фаҗиганең сәбәбе – ут төртү.
20.12.2017 ел 08.02 Казан шәһәре, Совет районы, Фәнни шәһәр, 1нче йорт, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. 25 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча махсус коткару җиһазы белән ике кешене коткарды, 1940 елгы ир-ат һәм 1940 елгы хатын – кыз. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96