Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим башлатылачак

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының территориясендә махсус янгынга каршы режим башлатылачак. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясе Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үтте. “Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү вакытында халыкның комплекслы иминлеген һәм тормыш тәэмин итә торган системаларның тотрыклы эшен тәэмин итү буенча чаралар турында” сорау карап тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International