Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыкты.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 17 тапкыр.

19.12.2017 ел 17.00 Казан шәһәре, Вахит районы, Нурсултан Назарбаев урамы, 56 нчы йорт, фатир.

Тугыз катлы торак йортта беренче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды: 1965 елгы һәм  1983 елгы хатын – кызлар һәм 2008 елгы малай. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

19.12.2017 ел 18.02 Актаныш районы, Актаныш авылы, Мухтар Мутин урамы, йорт.

Кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1944 елгы хатын-кызны коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

19.12.2017 ел 23.23 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 49/22 йорт, фатир.

Биш катлы торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 5 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1931 елгы хатын – кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International